31 август көнне, Республика көне уңаеннан, Сәйтәк авыл клубы үзешчәннәре Татар Тәкәше авыл клубында бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар. “Карендәшләр “ ансамбле, җырчыларыбыз Александрова Ксения һәм Светлана, Ефимова Лилия, Гизатуллина Ясминур тамашачыларга үзләренең матур җырларын һәм биюләрен бүләк иттелер. Концертта шулай ук Татар Тәкәше авылына кунакка кайтучы җырчы кыз Лариса Шакирова да чыгыш ясады. Тамашачылар Һәрбер чыгышны бик җылы каршы алдылар,көчле алкышларга күмделр .Кушылып җырладылар, бергәләшеп биеделәр. Концерт программасын алып барды Гизатуллина Я.Г.. Бәйрәм дустанә һәм җылы атмосферада узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)