2 сентябрь көнне Менделеев районының Тагай авылында “Кече авыл” бәйрәме узды. Авылларыбыз бетә, юкка чыга дип чан суккан заманда кече авылларда гөрләтеп бәйрәмнәр утә. Менделеев районның керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Мамакова В.В. җитәкчелегендә уздырылган бу бәйрәмгә, районыбызның барлык керәшен авылларыннан да кунаклар килгән иде. Халыкнын шундый бердэмлеге, Тагай халкының килгән кешене ачык йөз, мул табын белән каршы алуы сокландыра. Авыл халкы районыбызның керәшен ансамбльләре чыгышларын мөккибэн китеп тынлап утырдылар. Бәйрәмдә “Бигәш” (Иске Гришкино авылы), “Монай” (Мунайка авылы) “Туганайлар” (Менделеев каласы) һәм Бөрешле авыллары колективлары катнашты. Безнең Сәйтәк авылыннан “Карендәшләр” ансамбле чыгышын да килгән тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Бу куркәм традиция ел да кабатлансын, авыллар онытылмасын иде дип теләргә генә кала.
.jpg)
.jpg)