Татар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 8 сентябре, җомга

7нче сентябрь  көнне, китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова “Өмет яры” халыкны социаль яклау үзәгендә ял итүчеләр өчен “Туган ягы газиз кешегә” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

Туган якның һавасы да, җиле дә үзгә: күңелгә якын була. Читкә киткәннәр дә җирсеп, туган ягын сагынып кайталар. Менделеевск шәһәренең юбилее уңаеннан үткәрелгән кичәдә, Бондюг ягын данлаган якташ шагыйрьләр иҗаты матур җырлар белән үрелеп барды. М.Гыймазетдинов, Е.Уткин, И.Алексеев, Н.Миңнәхмәтова, Г.Евдакимова шигырьләре өлкәннәргә бик ошады. Земфира Шакирова башкарган җырларга кушылып җырлап, ял итүчеләр күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International