Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

9 сентябрь- Бөтен дөнья матурлык көне уңаеннан , Сәйтәк авыл клубында  “Матурлык нәрсәдән башлана ?” исемле чара узды. Чәчтараш остасы  Михеева Алеся ,презентация аша,  элеккеге заманнарда хатын-кызлар арасында киң таралган прическалар тарихы   белән таныштырды. Кызларга чәчләрне ничек тотарга, нинди косметик чаралар кулланырга булуы турында киңәшләрен бирде.Теләүчеләргә чәчтараш хезмәтен күрсәтте. Бик күпләр матурлык көнендә яңа прическаларга ия булдылар. Бу көн физкультура һәм спорт көне буларак та  билгеләп үтелгәч, теләүчеләр төрле спорт уеннарында катнаштылар. Көне  буена сузылган чара  файдалы һәм мавыктыргыч узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International