12 нче сентябрь көнне Камай авылы мәдәният йортында авыл җыены булып узды. Аннан соң өлкәннәр өчен чәй мәҗлесе оештырылды.
Менделеевск район башлыгы урынбасары Галиева Л.К. килгән кунакларны бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Камай һәм Тойма авылы үзешчәннәре өлкәннәргә үзләренең моңлы җырларын һәм дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Концерт номерлары китапханәче Галимуллина Г.М. әзерләгән шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барды. Кичәдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, күп еллар медицина өлкәсендә көч куйган, Куликова Анна Николаевнага да җылы котлау сүзләре яңгырады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)