14 нче сентябрь көнне Камай авылы мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. 2017 нче елдан Татарстан республикасында “Бердәм китап алучы билеты” проекты эшли башлады. Октябрь аеннан авыл китапханәләре дә шул проект буенча эшләүгә күчә. Шул уңайдан китапханәче Галимуллина Г.М. ата-аналарны, укытучыларны һәм балаларны “Бердәм китап алучы билеты” белән таныштырды. Аны алу һәм куллану тәртибе турында сөйләде.
.jpg)