Тама илһам тамчысы...

2017 елның 15 сентябре, җомга

14 сентябрь көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” клубының чираттагы утырышы узды.

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Ел фасыллары бер-берсен алыштырып тора: гомер үтә, тормыш алга бара. Ел фасыллары  арасында көз − иң матуры. Бераз ямансу һәм сагышлыбулса да, көз –күркәм чак.

Көз айларын нечкә күңелле, шигъри җанлы кешеләр үз итә. “Ядкарь” клубына йөрүчеләр дә, табигатьнең әбиләр чуагына кереп барган матур мәлендә очрашуга җыелдылар. Утырышта Ә.Ситдыйкова, И.Иксанова, Ш.Җиһангирова, Г.Гыйльманов, Ә.Атнабаев шигырьләре тыңланды. Китапханәче Гөлназ Хафизова яңа китаплар белән таныштырды. Гөлниса апа Евдакимова яңа язылган шигъри юлларын тәкъдим итте.

 

Кырык биш ел гомеремне

Бирдем Бондюг ягына,

Ә күңелем һаман тарта

Ямьле туган ягыма.

 

Туган ягым – Баулы ягы,

Күңелне назлый таңы,

Җиләкле һәм таулы ягым,

Төшләргә керә тагын.

 

Алмаштыра алмыйм аны

Алтын-көмешләргә дә,

Балачакның саф уйларын

Бүлмим бер өлешкә дә.

 

Кеше гомере – бер мизгел –

Бу хакыйкатьне беләм:

Яңа туган һәр көнемә

Үземчә байлык бирәм.

 

Кайда гына яшәсәм дә –

Ул минем туган илем,

Шуңа күрә гомеремне

Бондюг ягына бирдем.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International