Бердәм мәдәни дәрес

2017 елның 15 сентябре, җомга

15 нче сентябрь көнне Камай авылы  мәктәбендә “Бердәм мәдәни дәрес” үткәрелде.

Дәрестә китапханәче Галимуллина Г.М. укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Татарстанның башкаласы Казан турында  презентация күрсәтелде. Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды.  Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеге  аңлатылды. Аннан соң мәктәп китапханәсенә экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International