Тойгуҗа мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

15 нче сентябрьдә Тойгуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  күренекле татар драматургы, актёр, режиссёр, хикәяләр язучы Кәрим Тинчуринның  тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче драматургның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләде, шул рәттән К.Тинчурин кебек аянычлы язмышка дучар ителгән башка татар язучылары да искә алынды. Кичәгә килүчеләр аның иҗатына, тормыш юлына багышланган китап һәм вакытлы матбугат язмалары урнаштырылган күргәзмә белән таныштылар."Зәңгәр шәл", "Сүнгән йолдызлар", "Казан сөлгесе" әсәрләреннән ​өзекләр укыдылар, "Сәхнә " журналыннан Кәрим Тинчурин исемендәге  татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары турындагы  язмаларны карадылар. " Сүнгән йолдызлар" драмасыннан  Галимарданова Клара һәм Кудрина Гөлсинә укыган Сәрвәр һәм аның сөйгән егете Исмәгыйль диалогы  беркемне дә битараф калдырмады. Кичәдә шулай ук "Зәңгәр шәл "спектакленнән   Мәйсәрә җырлый торган "Зәңгәр шәл " җыры һәм Булат  җырының язмалары кулланылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International