Тойма мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

16  сентябрдә  Тойма  авылы  китапханәсендә  китапханәче  һәм  мәдәният  хезмәткәрләре  белән  берлектә «Абдулла Алиш  Әкиятләре»  дип  исемләнгән  танып  белү  сәгате  уздырдылар. Язучының  китапларыннан  күргәзмә  оештырдылар. Чарага  килгән  балалар  Абдулла  Алишның  әкиятләре  буенча  эшләнгән  видео  күргәзмә  карадылар. «Каз  белән Аккош»,«Бал  корты һәм  Шөпшә»,«Бикбатыр  белән  Биккуркак» әкиятләре  укылды һәм  әңгәмә  үткәрелде», Абдулла  Алиш  әкиятләре  батыр, тырыш  булырга, ата - аналарны  хөрмәт  итәргә, хезмәткә өйрәтә,- дип тәмамланды  танып  белү  сәгате. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International