16 нчы сентябрь көнне Сәйтәк авыл клубында , Өлкәннәр айлыгы кысаларында , “Супер әбиләр!” исемле ял кичәсе булды. Кичәгә авылның төрле яшьтәге әбиләре чакырылды. Бәзәкә урта мәктәбе укучылары һәм хезмәткәрләре килгән кунакларга җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр бүләк иттеләр. Әбиләре яшь чагында уйнаган уеннарны уйнап күрсәттеләр. Өлкәннәр өчен ярышлар оештырылды. Әбиләр тапкырлыкта, җитезлектә, осталыкта көч сынаштылар.Килгән кунаклар белән берлектә түгәрәк уеннары, җыр ярышлары оештырылды. Кичәне оештыручы клуб мөдире Ясминур Гизатуллина кунакларга кичәгә килүләре өчен чиксез рәхмәтен белдереп, ярышта җиңүчеләрне билгеләп үтеп ,истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)