16 нчы сентябрь көне Бәзәкә урта мәктәбе укучылары өчен Сәйтәк авылы буенча җәяуле экскурсия оештырылды. “Туган як серләре “ дип аталган бу чараны авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. оештырды. Бертөркем укучылар, Бәзәкә мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Закирова Г.Ш. белән берлектә, Сәйтәк авылы буенча сәяәт ясадылар. Гизатуллина Я.Г. укучыларны авыл тарихы, халкының көнкүреше белән таныштырды.Авыл кечкенәме ул зурмы, барыбер аның үзенең сөйләрдәй тарихы, халкы була. Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл, сулары белән курше-тирә авыл халкын да сөендереп торган Изге чишмә, авыл халкы көче белән төзелгән Часовня , авыл клубы каршында оештырылган “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә булдылар.Экскурсия эчтәлекле материалларга таянып , файдалы һәм мавыктыргыч узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)