Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин .
2001 елның 16 сентябре безне зур югалтуга дучар итте. Үлем Вафирә апаны бездән тартып алды, аны хәтерләтеп бары тик җырлары гына калды.
16 нчы сентябрьдә, Камай авылы китапханәсендә җырчы-сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышлап, көне буе аның видеоязмалары яңгырады, аңа багышланган фотоальбом һәм китаплар күпләрдә зур кызыксыну уятты.
Сагынырсыз әле кызыгызны
Сандугачка мине тиңләрсез
Вафирәдәй безнең гөлләр диеп
Елый-елый сулар сибәрсез,-дип язган иде Вафирә апа.
Әйе, сагынабыз синебөркет йөрәкле сандугачыбыз.Үзең инде 16 ел арабызда булмасаң да моңлы һәм дәртле җырларың безне гомер буе озата барачак.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)