Укучының мәдәни көндәлеге

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

19 сентябрь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова һәм укытучы Г.Нуретдинова  башлангыч класс укучыларын “Укучының мәдәни көндәлеге” белән  таныштыру һәм тапшыру максатында шул исемдәге мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Көндәлек быел дүртенче тапкыр тапшырыла. Бу һәр баланы, әти-әниләрне илебездәге мәдәни вакыйгалар белән танышып бару, Ватаныбыз тарихын өйрәнү максатында оештырыла. Бүген дә  көндәлекне тутыру, файдалану кагыйдәләре белән танышканнан соң кечкенә укучыларыбыз игътибарына башкалабаз Казан, аның тарихи һәйкәлләре, истәлекле урыннары турында фильм тәкъдим ителде. Китапханәче балаларның яңа башланган уку елында көндәлекне тулырак итеп файдалану өчен китапханәгә ешрак килүләрен теләп калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International