Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Сәйтәк авыл клубында , Смайлик туган көн уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Смайлик кунакка җыя” исемле ял кичәсе булды. Кичәдә ,тәрбиячеләре Ефимова Л.М. белән берлектә,  Сәйтәк авылы “Ләйсән” балалар бакчасы балалары катнашты. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. ,презентация аша, смайликларның килеп чыгу тарихын сөйләде. Балалар үз куллары белән смайликлар ясадылар . “Күңелле-күңелсез”,”Бүләкне тап” ,“Курсәт әле ,үскәнем” исемле хәрәкәтле түгәрәк уеннарында бик теләп катнаштылар. Туган көнен котлап, ”Елмай” җырын барысы бергәләп башканнары өчен ,  Смайлик барысына да баллы призлар тапшырды. Ә инде үзләре ясаган смайликларны балалар,  бакчадан кайткач , гел шат күңелле булуларын теләп,  әти-әниләренә бүләк итәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International