21 сентябрь көнне Үзәк китапханә залында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үткәрелде.
Очрашуда районыбыз китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Ядкарь” һәм “Бәллүр чишмә” әдәби берләшмәләренә йөрүче
укучыларкатнашты.
Гөлсинә Галимуллина «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык», “Җиләкле тау сере”, “Ай күлгә сыенганда”, “Бәхет ачкычы” дигән китаплар авторы. Аның повестьлары китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Үз әсәрләрендә язучы татар хатын-кызының гаиләсе, балалары хакына тормыш мәйданындагы көрәшен чагылдыра; алар хисләргә, матур образларга бай, шул ук вакытта тирән эчтәлекле һәм җитди фикерле дә. Гөлсинә Галимуллинаның иман нуры иңдерелгән әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый, укучыны әле шатландыра, әле уйланырга мәҗбүр итә.
Кичә барышында, алып баручы Гөлназ Хафизова язучының һәр китабы турында мәгълүмат бирде. Гөлсинә ханым үзе дә әсәрләренең язылу тарихы, геройларының прототиплары турында мавыктыргыч итеп сөйләде, тамашачылар сорауларына җавап бирде.
Китап укучылар Гөлниса апа Евдокимова, Әлбирә апа Әхмәдҗанова әсәрләрен укыгач туган тәэсирләре белән бүлештеләр.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Л.Ф. Красноперова, “Юность” кинотеатры директоры Л. Ф.Галиева зур рәхмәтләрен белдерделәр, теләкләрен җиткерделәр.
Данияр Кәбировның моңлы итеп курайда уйнавы, Земфира Шакированың чыгышы кичәгә тагы да ямь өстәде. Камай китапханәчесе Гөлфидә Галимуллина «Ефәк кулъяулык» әсәре буенча әзерләгән буктреллер күрсәтелде.
Гөлсинә ханым Татар китапханәсенә “Рәхмәт хаты” һәм сәгать бүләк итте.Тамашачылар язучы белән якыннанаралашып, автографлы китаплар сатып алдылар. Очрашу күңелләрдә бик җылы хисләр калдырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)