23 нче сентябрь көнне Сәйтәк авыл клубында районыбызның яшь башкаручылары катнашында “Музыкаль каймак” дип исемләнгән зур концерт булды.Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре оештырган бу чараның максаты- авыл халкы арасында районыбызның яшь башкаручыларын популяштыру, җирле үзешчән артистларыбыз белән таныштыру иде. Сәйтәк авыл халкына Григорий Галкин (Тихонова авылы), Виктор Япаев, Мария Павлова (Иске Гришкино авылы), Лариса Япаева (Камай авылы), Альбина Абдуллина (“Үзәкләштерелгән клублар системасы” хезмәткәре) үзләренең иң яхшы номерларын буләк иттеләр. Рус, татар, керәшен, мари җырларын , төрле милләт биюләрен башкарып, килгән тамашачыны таң калдырдылар. Концертны алып баручы Григорий Галкин үзенең мәзәкәләре белән тамашачының күңелен күтәрде. Хәтта тамашачылар белән призлы уеннар да уйнатылды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Бу очрашудан авыл халкы һәм авылыбыз кунаклары бик кәнагать калдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)