Бүген администрациядә район башлыгы Валерий Чыршенцев катнашында Менделеевск муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды. Утырышта наркотикларга каршы көрәш эшчәнлеге турында Рәсәйнең Эчке эшләр Министерствосының бүлек җитәкчесе Айбулат Юнысов доклад белән чыкты. Менделеевск районында 2017 – елда наркодиспанцерга 5 кеше исәпкә алынган. Наркотиклар белән агулану очраклары күзәтелми. Тыелган препаратларның күбесе интернет челтәре аша алына.Бүгенге көндә наркотикларны даими кулланучы 32 кеше исәптә.Менделеевск районында атна саен белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә наркотикларга каршы профилактик чаралар , лекцияләр үткәрелә.
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)