«Ушковлар утравы» паркының күлендә яңа яшәүчеләр барлыкка килде

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрьда күлгә 200 дән артык япон карплары җибәрелде.Хәзер монда аккошлардан тыш төсле декоратив карплар да яшәячәк.Бу  суда яшәүчеләр  паркның уникаль ъзенчщлеге булып торалар.

Хәзер карплар адаптация  үтәргә,югары игътибарга ияләшергә тиеш.Специалистлар әйтүенчә,бу балыклар- иң дус мөнәсәбәттәге  балыкларның берсе,алар кешеләр белән теләп аралашалар,хәтта үзләрен сыйпарга да бирәләр.

Кои карплары иң беренче булып Япониядә XV гасырда барлыкка килгән,балыкларны Кытайдан алып кайталар.Бу якларда крестьяннар коиларны күлләрдә үрчеткәннәр,ә аннары азык-төлек итеп куллана башлаганнар. Аннары мутант якты -төсле балыклар барлыкка килгән.Андый карпларны ашамаганнар,матурлык өчен саклаганнар. Куп тә үтми  бөтен илдә декоратив күлләрдә төсле карплар тоту модага керә.”Кои” сүзе япон теленнән тәрҗемә ясаганда “карп” дигәнне аңлата.Җитез, хәрәкәтчән , тиз өйрәнүчән бу балыклар бу илдә иминлек,акыллылык белән ассоцияләнә.Япон карплары башка карплардан аермалы буларак  озын гомерле, 15 килограммга кадәр  җитеп, 50 елга якын  яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International