Балалар сәнгать мәктәбендә көз килүенә багышланган бәйрәм үткәрелде.

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

“Исәнме, алтын көз!” Ленин скверында Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары тарафыннан шушы исемдәге концерт үткәрелде.

Балалар гитарада, баянда җырлар башкардылар, биеделәр һәм күңел ачтылар. Хореографик ансамбль «Шатлык», Ренальд Гильфанов, Илшат Шамилов, Диләрә Ахметшина, Алсу Юсупова, Валерия Костенко һәм Арина Дружинина үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр. Билгеле, концертта иң төп тема көз турында булды. Шулай ук менделеевлыларга Микки Маус һәм Дюдюка кунакка килде. Алар балалар белән уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Бу ел фасылларының иң матурына – Алтын көзгә багышланган иң җылы концерт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International