“Өчпочмак трофи-2017” алтмыштан артык катнашучыны җыйды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Менделеевск раойнында беренче мәртәбә шәһәрнең 50 еллыгына багышланган “Өчпочмак-трофи 2017”ярышлары узды. «Покатушка 4*4» юлдан тыш клубы “55 Параллель” кубогының йомгаклау этабын үткәрде.Анда Татарстан,Удмуртия,Башкортстан һәи Пермь төбәгеннән 60 экстремаль йөртүне сөюче катнашты.

Оештыручыларның берсе Олег Поляков сүзләренчә“Өчпочмак-трофи 2017”юлдан тыш автомобиль спортын пропагандалау,спортчыларның тактик һәм техник осталыкларын күтәрү,спорт ярышларына рухны ныгыту,сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау, экологик тәрбияне үстерү максатыннан үткәрелә

-Мин әлеге этапта катнашучыларның шулай күп булуына сокландым.Һәр җиңүче өчен партнерлардан призлар каралды.Егетләр мунчага бару өчен абонементлар ота алалар,моннан тыш инструментлар җыелмасы, машина мае,утлы-диодлы яктырткычлар,май белән канистрлар,сувенирлар һәм алар гына да түгел,-диде оештыручыЯрыш нәтиҗәләре буенча барлык өч этапта да,дүрт категориядә дә җиңеп чыккын көчле экипажлар сайланды:

“Өчпочмак Трофи” ярышларының беренчесе 2014 елда узды.Һәм бу чараның мондый колоритлы исеме брендка зверелде,ул катнашучыларга һәм җанатарларга ошады.Менделеевск узышчысы Альберт Смирнов һәм ЛенарНасифуллин ярышларга “Нива” да килделәр,алар заездларны “стандарт” категориясендә башкарачаклар.

“Өчпочмак Трофи” да беренче мәртәбә генә катнашмыйм.Миңа урман, юлсыз җирләрдән йөргәндә уңай энергия,әйтеп бетерә алмаслык хис-тойгылар алуы ошый,-дип билгеләде Ленар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International