700 дән артык Менделеевскилылар “Татарстан кроссында” катнаштылар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Менделеевск шәһәрендә традицион Бөтенрәсәй йөгереш көне “Милли кросс” (“Кросс Наций”) үтте. Сәгать иртәнге 10га Мәңгелек ут янына йөгерештә катнашучылар: мәктәп укучылары, оешма вәкилләре, авыл хезмәткәрләре җыелдылар.

Чара программасы буенча ике йөгереш үткәрелде. Беренче булып шәһәрнең төп урамнарыннан үткән маршрут буенча, олылар узды. Алар артыннан башлангыч сыйныф укучылары старт алды.

Стартка район башлыгы Валерий Чершинцев та чыкты. Ярышта катнашучыларны сәламләп, “Татарстан кроссы” соңгы елларда илдә бик массакүләм спорт бәйрәменә әвереүлен билгеләп үтте.

- Барлык катнашучыларны котлыйм. Без бөтен Рәсәй белән йөгерәбез, Менделеевск сәламәт илнең бер өлеше. – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International