Поселокта, республика программасы буенча ясалган капиталь ремонттан соң, беренче номерлы «Светлячок» балалар бакчасы ачылу тантанасы булды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

1936 нчы елда төзелгән бина күптән яңартуны таләп итә иде. Һәм менә хыяллар чынга ашты. Шушы хөрмәттән чын бәйрәм оештырылды. Аны тәрбиячеләр дә, балалар да, ата-аналар да көтеп алды. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган оешма дусларча 80 балага ишекләрен ачты. Бәйрәмнең кунакларын һәм катнашучыларны балалар бакчасы мөдире Елена Локтева, каравай һәм чәк-чәк белән милли киемнәр кигән тәрбиячеләр каршы алды. Җыелган кунакларны бәйрәм белән Менделеевск муниципаль районы башлыгы Чершинцев Валерий Сергеевич котлады. Җитәкче балаларга, “яңа бакчага рәхәтләнеп йөрегез һәм үсеш алыгыз, тормышка шатланыгыз” дигән теләкләр  теләде. Валерий Сергеевич дүрт ай эчендә бинаны ремонтлап чыккан “Строитель” оешмасына зур рәхмәтләрен белдерде. Ачылу хөрмәтенә, “Светлячок” балалар бакчасына кыйммәтле бүләкләр – холодильник һәм кер юуу машинасы бүләк ителде.

Балалар бакчасы территориясында верандалар, кече архитекура формалары, спорт мәйданчыгы булдырылды, клумбаларда чәчәкләр утыртылды. Бинаның фасады якты буяулар белән яңартылды. Ишекләр, тәрәзәләр, санузел  алыштырылды, бинада эчке төзекләндерү эшләре башкарылды, яңа җиһазлар алынды.

Район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре белән балалар бакчасы мөдире Елена Локтева, ТОС “Посёлок” рәисе Екатерина Кузнецова, балалар һәм ата-аналар чыгыш ясады.

Официаль өлештән соң кунаклар өчен экскурсия оештырылды. Хәзер инде бу гади мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган оешма гына түгел, нәниләрне үстерү үзәгенә әверелде. Монда укыту кабинетлары һәм чаралар үткәрү өчен заллар, чишенү һәм йокы бүлмәләре, пищеблок җиһазландырылды. Балалар киң, якты уен бүлмәләрендә рәхәтләнеп вакыт уздыралар. Һәр төркемдә балаларның шәхси эшчәнлеге өчен почмаклар бар.

Территориясе үзенең якты төсләре белән үзенә җәлеп итеп тора. Һичшиксез, кечкенә тәрбияләнүчеләргә яңа балалар бакчасында күңелле һәм уңайлы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International