Узган ял көннәрендә Маштакова Анастасия Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Менделеевск районы башлыгы исеменнән котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк белән Роберт Искандаров котлады.
Анастасия Ивановна озак еллар буе Менделеевск үзәк шифаханәсендә теш табибы булып эшләде. Аның кызы һәм өч оныгы бар. Бәйрәм табыны артына котлау өчен иң якын туганнары һәм дуслары җыелды. Юбилярны шулай ук “Карповец” оешмасының җитәкчесе Гөлсинә Загрутдинова котлады.
Анастасия Ивановна яраткан җырын җырлады һәм кунаклар белән фотога төште.
(1).jpg)