23 сентябрь көнне мәгариф учреждениесе иртәдән үк кунаклар кабул итте: мәктәпне тәмамлаучыларны, төрле елларда монда эшләгән хөрмәтле укытучыларны.
100 еллык юбилей бәйрәме ишегалдында флешмоб белән ачылды. Шатлыкны бүлешергә килгән район башлыгы Валерий Чершинцев белән мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Сапожников чәкчәктән һәм каравайдан авыз итте. Мәктәп эчендә алар уку кабинетлары, “Техник сәнгать”, “Милли почмак”, “Мәктәп музее” мәйданчыклары белән таныштылар.
Район башлыгы коллективка уку әсбаплары бүләк итте. Шулай ук В.Чершинцев ярдәме белән тарих һәм тирә-юньне өйрәнү укытучысы Наил Тимербаевның “Тылсымлы мәктәп еллары” дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрде. Иң яхшы педагоглар район башлыгының Почет грамоталарына лаек булды.
Бу көнне мәктәп төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның очрашу мәйданчыгы да булды. Алар шатлыклы күз яшьләрен тыя алмыйча, хәтер җепләрен суздылар, остазларына чәчәкләр бүләк иттеләр.
Данияр Кабиров, Ришат Кабиров, Илназ Фазлиахметов, Сабира Гильфанова һәм башкалар үзләренең музыкаль котлауларын җиткерделәр. Тантаналы өлештән соң чәй эчтеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)