Песәй авылы хезмәтчәннәре өчен бәйрәм булды – капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты эшли башлады. Аның ачылу тантанасына чакырылган мактаулы кунаклар – Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев, Песәй авылы җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәммәтгәлиев, ремонт эшләре өчен җаваплы “Төзүче” ачык акционерлык оешмасы директоры Юнес Гатин котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шуннан соң аларга, авыл клубын ачу уңаеннан, кызыл тасманы кисәргә тәкъдим ителде.
Ремонт республика программасы буенча эшләнде.Объектны реконструкцияләү өчен 5 миллион 300 мең сум акча тотылды.Ишекләр, тәрәзәләр, эчке трубалар алыштырылды, бүлмәләрдә бизәү эшләре башкарылды. Район башлыгы Валерий Чершинцев әйтүенчә, элеккеге балалар бакчасы матурайды һәм яңача эшли башлады. Хәзер бу клуб кына түгел, ә күпфункцияле үзәк. Монда китапханә, полиция, җирле үзидарә, бизәнү бүлмәсе һәм йөз тамашачыны сыйдырышлы иркен якты зал урнашкан.
- Клубка оныгым Әминә белән килдем. Монда хәзер бик матур һәм уңайлы.Песәйлеләрнең бергә җыелып, вакытны күңелле итеп үткәрүләре бик шәп. Бу авыл өчен зур бүләк, - дип безнең белән Нурия Галиева уртаклашты.
Тантаналы вакыйга уңаеннан, авыл, шәһәр иҗат коллективлары катнашуында бәйрәм концерты булды.Шулай ук өлкәннәр өчен чәй эчү оештырылды.
Бәйрәм концерты тәмамланганнан соң, өлкәннәр көне уңаеннан, авыл картлары чәй табыны янына чакырылды. Район башлыгы Валерий Чершинцев аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)