Менделеевск районы Ижевка авылында халык җыены узды.

2017 елның 29 сентябре, җомга

Менделеевск районында предприятие, оешма һәм ведомство җитәкчеләренең халык белән очрашулары дәвам итә. Ижевка авылындагы халык җыенын район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева уздырды.

   Сигез айлык эшкә йомгак ясап, җирле үзидарә башлыгы Тимур Сабиров чыгыш ясады. Быел массакүләм чараларның күбрәк үткәрелүен, газ һәм электр энергиясе белән тәэмин итүгә, чүп чыгаруга, өмәләр оештыруга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

   Райондагы оператив хәлләр турында полициянең участок вәкаләтле вәкиле Василий Волков җиткерде.

  - Чит кеше милкенә кул сузу һәм интернет-караклык очраклары ешайды. Сак һәм уяу булыгыз, - диде ул.

 

         Электрон төрләре буенча хезмәт күрсәтү турында мәгълумат белән информация технология начальнигы Андрей Талевнин чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасының өстенлек порталының  дәүләт хезмәтләре турында тулысыча сөйләде.Өйдән чыкмыйча гына  балалар бакчасына түләү, ГИБДД га штраф түләү, торак хуҗалыкларының уңай гына хезмәт күрсәтү буенча  белдерүләрне компьютер, ноутбук, планшет яки мобильный телефон аша кулланып була.  

         АО “Татмедия”  информация җитәкчесе  Джулия Искандарова   район газетасының  2018 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе   турында түбәндәгеләрне сөйләде. Газетага редакциядә яки Татарстанның хезмәт күрсәтү сайтында һәм Россиянең элемтә бүлегендә язылырга була. Сентябрьдә  атналык ташламалы язылуның хакы искечә.

        Район агымдагы елның сигез аеның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева таныштырды. Ул 30 нчы сентябрьдә узачак  шәһәрнең 50 еллыгына багышланган бәйрәм  турында әйтеп үтте. Бу көнне “Ушков утравы”, “Дуслык” паркы ачылуы һәм 68 фатирлы йортның  тапшырылуы турында  да әйтте.

        Авыл халкы җыенында өлкәннәр өчен  чәй эчү оештырылды. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева ңыелган барлык кунакларга сәсамәтлек,  уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International