Стрит-арт балалар куллары белән . Менделев шәһәрендә сәнгать мәктәбе укучылары канализация люкларын узорлап буядылар. Бу акция район җитәкчеләре ярдәмендә оештырылды. Акция “Шәһәргә җете төстәге буяулар “ дигән девиз белән үтте.
-Көн саен 1-5 нче сыйныф укучылары, сынлы сәнгать укытучылары шәһәр урамнарына чыктылар. Алар люкларны төрле матур рәсемнәр белән сурәтләделәр. Шәһәр халкының кәефләре күтәрелә, елмаялар. – дип әйтте сынлы сәнгать укытучысы Ольга Фадеева.
-Укучылар үзләренең эскизларын теләк белән тормышка ашырдылар. Иң мөхим шарт – бу рәсемнәр күңелле, якты, төсле булу. Мультфильм каһарманнары, хайваннар, бөҗәкләр, күбәләкләр – барысы да эмаль белән ясалды.
Бу бик оригиналь фикер, мондыйны күргән юк иде әле. Люклар шаккаторлык булып күренеп торалар. Хәзер безнең урамнарыбыз төрле төстәге арт - персонажлар белән бизәлгәннәр. Барлыгы 50 канализация люклары ясалган. Аяк астына карасаң, матур-матур рәсемнәр күреп була - дип әйтәләр безнең сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
(1).jpg)
.jpg)