Камай мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

3 октябрь көнне  Камай мәдәният йортында  клуб сезоны ачылуга багышланган ял концерты булды. Концертны  китапхәнәче Галлимуллина Гульфидә алып барды. Залда "Халкымның күңел бизәкләре исемле "Күргәзмә ясалган иде. Концертны  Сария Зиннурова һәм  Япаева Лариса "Сәләм сезгә" исемле җыр белән ачып җибәрделәр."Чүлпан" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тамашачыларга "Гөмбәләр" җырын һәм  татар халык биюен буләк иттеләр. Концертта татар халкынын "Каз өмәсе" күренеше күрсәтелде. Солистлар  Аглиева Альзана, Ахмадиева Флорида, Афонина Арина, Рахимова Лилия үзләренен дәртле җырлары белән тамашачанын күнелләрен күтәрделәр. Никитина Камилла "Рәхмәт игенчеләргә" исемле шигырь сөйләде. Менделеевск шәхәренең 50 еллыгына багышлаңган "Халыклар дуслыгы" исемле номерда барлык халыклар катнашты. Концерт "Дуслык җыры" белән тәмамаланды. Рәхмәт сузе  белән Менделлев районынын үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Фархетдинова Райхана Ситдиковна чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International