Минем яраткан укытучым

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!

5 нче октябрь көнне күркәм бәйрәмнәрнең берсе-укытучылар көне билгеләп үтелә.Бәйрәм уңаеннан китапханәче Галимуллина Г. Камай авылы мәктәбе укытучылар коллективына үзенең котлауларын юллап ,истәлекле  фотолардан ясалган презентация бүләк итте.Әлеге чара аларга күңел күтәренкелеге өстәде.

Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International