Исемең матур, кемнәр куйган

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

6 октябрь көнне Татар китапханәсендә “Исемең матур, кемнәр куйган” исемле ял кичәсе уздырылды.

Кичәнең алып баручысы ГөлназХафизова өлкән яшьтәге китап укучыларны бәйрәм белән котлады, иң матур теләкләрен җиткерде.

Исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм аның гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аңа туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела башлый.Исем-фамилияләрне өйрәнүче фән дә бар. Тел белемендә ул ономастика дип атала.Гомәр Фәез улы Саттаров-Мулилле төрки-татар ономастикасы фәненә нигез салучы академик, телче-галим. Китапханәче кунакларныГомәр аганың “Татар исемнәре ни сөйли?” китабы белән таныштырып, һәркемнең исемнәренә нинди мәгънә салынганын аңлатты. Ял итүчеләр кеше исемнәре белән аталган әдәби әсәрләр, җырлар, кинофильмнарны искә төшерделәр.

Чәй табыны янында узган матур кичәдә, өлкәннәр исемнәр белән бәйле төрле хәлләрне искә төшереп, хатирәләр яңартып,Земфира Шакирова башкаруында дәртле җырлар тыңлап, Ринат абый Шәймөхәммәтовның гармун уйнавына кушылып җырлашып, күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International