7 октябрь Тойма мәдәният йортында китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә дини укулар оештырылып җибәрелде. Дәресләр уздырырга үзәк мәчеттән Касим улы Вәгиз хәзрәт килде. Өченче ел инде бик уңышлы гына дини укулар дәвам итә. Дәресләргә укучылар дин турында күбрәк белү һәм Гарәп хәрефләрен танып Коръән уку нияте белән бик яратып йөриләр.
