Китапханә – серле мәгарә

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

9 октябрь көнне Татар китапханәсе 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучыларын кабул итте. /Укытучылары Хөсәенова З.Р./

Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны төрледән-төрле матур китаплар, журналлар белән тулы серле мәгарә белән таныштырды. Укучылар “Китап нәрсә ярата?” уены аша, кагыйдәләрне искә төшерделәр. Киштәләрдә төрле басмаларның күплегенә сокландылар, кулларына алып карадылар. Тәрбияви мультфильм карап, күп мәгълүмат арасында югалып калмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. Укучылар  китапханәгә тагын да килергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International