11 октябрь көнне Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәрелә торган чараларда актив катнашучы өлкәннәр белән очрашу үткәрделәр. Алар өчен әзерләнгән махсус биремнәрне барысы да бик дөрес һәм төгәл үтәделәр, җырда һәм биюдә сынатмадылар. Яңа төзелгән бинада алга таба да бергә ешрак җыелып, авылның мәдәни чараларында катнашырга теләкләрен җиткерделәр. Дусларча җылы сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте.
.jpg)