15 нче октябрь көнне Сәйтәк авыл клубында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен “Көзге ыгы-зыгылар” исемле ял кичәсе булды. Кичәне оештыручы авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны табигатьтәге һәр ел фасылына туры килә торган үзгәрешләр белән таныштырды. Балалар табышмакларга җаваплар әйттеләр, викторинада бик теләп катнаштылар. Үзләренең “Көз - балалар күзлеге белән “ дип исемләнгән иҗади эшлэре аша көз турында хикәяләр сөйләделәр. Табигый материаллар кулланып поделкалар ясау буенча мастер класс оештырылды. Ярышларда, түгәрәк уеннарында үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта сынадылар. Кичә бик күңелле, җанлы һәм файдалы узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)