Сәйтәк авыл клубында Бәрәңге бәйрәме

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

13  октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында гадәти булмаган  Көзге бәйрәм- Бәрәңге бәйрәме булды. Бу кичә Бөтен дөнья авыл хатын кызлары көненә багышлабырак уздырылды. Кичәгә Татар Тәкәше авылыннан да кунаклар килгән иде.  Кичәне оештыручы клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. барлык кунакларны бәрәңгенең  килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Бакчачыларга киңәшләр бирде.Организмга файдасы һәм зыяны турында сөйләде. Оештырылган барлык бәйгеләрдә авыл халкы  һәм килгән кунаклар бик актив булды. Алар бергәләшеп мәкаль­ләрне дә искә тө­шерде, яшелчәләр белән ярышларда көч сынашты,  көзге табыш­мак­ларга җа­вап та эзләде, кызык­лы викторинада да­ катнашты.Һәрбер тамашачы кичәгә бәрәңгедән әзерләнгән ризык алып килде  һәм  рецептлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм җырлар, биюләр, нәфис сүз белән аралашып бик күңелле узды.Халык көлешә-көлешә күңел ач­ты. Килгән кунаклар  барысы да ел буена җитәрлек энергия җыйгандыр, дип хә­бәр итте клуб мөдире Ясминур Гизатуллина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International