Почта тарихыннан

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

17 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  Бөтендөнья почта көне уңаеннан "Почта тарихыннан" дип аталган информацион сәгать үткәрелде.

Китапханәче чарада катнашучыларны гомумән почта тарихы, аның төрле илләрдә үсеше, Тойгуҗа авылында төрле елларда почтальон булып эшләгән почтальоннар турында сөйләде. Кеше тормышында хатларның әһәмиятен искәртеп,  хат язу этикетын, конверт тышына адрес язу кагыйдәләрен искә төшереп хат яздылар, хатлар турында җырлар башкардылар. Авылыбызның хат ташучысы Сиразова В. бу хезмәтнең нечкәлекләре, үзе тарата торган газета, журналлар белән таныштырды, шул уңайдан  газета журналларга язылучылар да табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International