Песәй авылы мәдәният йортында клуб ачылу сезоны

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Халыкларның җаны ул–моң диләр,

Моң диләр дә, бездә җыр диләр.

Өзгәләсә,телсә бәгырьләрне–

Татар җыры әнә шул диләр.     Г.Тукай

17 октябрь көнне Песәй авылы мәдәният йортында клуб ачылу сезоны  уңаеннан  “Көзге моңнар” дигән исемле  ял концерты  программасы  булып үтте.  Концертта   җырга-биюгә  бик оста талантлы балаларыбыз һәм үзешчән артистларыбыз катнашты.  Алар  йөрәкләрне җилкендереп бииделэрдэ, өздерептә җырладылар. Гөлнар Ситдикова, Ришат Кабиров, Гөлфия  Батталова, Әлфия Кабирова, Ләйсән Шаяхметова, Галинур Фатхуллин, Зәкия Минегареева, сәхнә ветераны Сабира Гильфанова, нәфис сүз остасы Фирдавес Рахматуллина  үзлэренең  иң яраткан җырларын, шигырьләрен тамашачыларга бүләк иттеләр. Шифалы су санаториясе кунаклары Гүзәлия Гильмутдинова, Люзия Зиганшина, Гүзәлия Гараева  башкаруында җырлар, биюлэр,нәфис сүз, скетч тамашачылар күңеленә хуш килде. Нәни йолдызчыкларыбыз Миләүшэ Ситдикова, Арина Трошина, Лия Хикматуллина, Зарина Заитова, Али һәм Азамат Таҗетдиновларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

Бу очрашулар тамашачыларның күңелендә  якты хисләр генә калдырсын иде,- дигән теләктә  ял концерты тәмамланды. Концертны Рафаэль Кабиров әзерләде, алып барды Рузалия Яраханова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International