Почтальон Печкин сумкасыннан

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

18 нче октябрь көнне Камай авылы мәктәбендә периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту максатыннан китапханә дәресе уздырылды. Укучылар белән бу дәресне китапханәче Галимуллина Г. үткәрде.

Балалар өчен чыга торган журналлар, аларның таралу урыннары, басылу тарихы белән таныштырылды. Дәрес ахырында "Минем иң яраткан журналым" темасына сораштыру булды. Журналларда сезнең яшьтәшләрегезнең мәкальләре, шигырь, әкиятләре басыла. Бәлки киләчәктә сезнең  иҗатыгызны да күрергә насыйп булыр,-дигән теләк белән тәмамлады дәресне китапханәче. Дәрес бик эчтәлекле һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International