Камай мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 20 октябре, җомга

18октябрь көнне Камай авылының "Чулпан" балалар бакчасында мәдәният йорты белән берлектә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Тәрбияче Гаптуллина Хәния бәйрәмне шигьри юллардан башлап җибәрде. Балалар үзләренең матур көз турында өйрәнгән шигырьләрен сойләделәр. "Яфраклар сары була", "Гомбәләр" җырын буләк иттеләр. Көзбикә белән уеннар уйнадылар. Ямалетдинов Алмаз һәм Салихова Камилла үзләренең "кәрзинле" биюен бүләк иттеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре көзге композиция ясаганнар. Аларга баллы кучтәнәчләр тапшырдылар. Бәйрәм күмәк җыр һәм бию белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International