2017 нче елның 15 нче октябрь көнне Бөрешле мәдәният йортында клуб сезоны ачылуга багышланган, Бөрешле hәм Абалач авыллары узешчән сәнгать осталары катнашында - “Халкыбызның күркәм гадәтләре” дип исемләнгән ял концерты булды. Бу кичәдә район кунакларыбыз – район мәдәният идарәсе начальнигы Шигапова Екатерина Владимировна hәм үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Фархетдинова Рәйхәнә Ситдиковна катнаштылар. Кичәдә халкыбызның милли ризыклары, күркәм гадәтләренең берсе булган кунакчыллык турында сөйләнелд, табышмаклар уены уйнатылды. Үзешчән сәнгать осталары үзләренең җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. “Ак Чишмә” hәм Тагай авылыннан яңа гына оешкан керәшен фольклор ансамбелләре үзләренен җырлары белән авыл халкын җәлеп итте. Ял кичәбез күмәк бию hәм чәй табыны янында тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)