Икмәк- ил байлыгы

2017 елның 20 октябре, җомга

19 октябрь көнне Иске Гришкин авыл китапханәчесе Бармакова Г., сәнгать житәкчесе Михайлова К. башлангыч класс укучылары (укытучылары Иштанова А.М., Попова Н.А.) беләнбергә икмәк бәйрәмен билгеләп үттеләр.          Балаларны  яңа пешкән ипи белән каршы алгач, безнең халкыбыз иң кадерле кунакларын шулай зурлаганын белделәр.

Презентация аша икмәк игү тарихы, йомры икмәкнең орлыктан өстәлгә килгәнче узган юлы белән таныштылар. Булгар шәһәрендәге «Икмәк музее» балаларга бик ошады. Әбиләребез узган гасырда ипи пешергәндә кулланган коралларны үз куллары белән тотып карау да бик тәэсирләндерде. Укучылар үзләре дә икмәкне хөрмәтләп шигырьләр өйрәнеп, матур рәсемнәр ясап килделәр.  Кичәбез ахырында бергәләп «Иген кырлары» җырын җырладык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International