21 нче октябрь көнне Сәйтәк авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен “Әкият аланында” исемле кичә уздырдылар. Китапханәче Данилова Е.И. балаларга “Әкиятләрне беләсезме?” дигән викторина уздырды. Балалар ярыша-ярыша сорауларга җавап бирделәр. Йомшак уенчыклар ярдәмендә, кайсы әкияттән икәнен әйтеп, әкият сөйләделәр. “Әкият төзе” ярышында мозаикалардан әкият геройларын җыйдылар. Клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. әкиятләрдәге җырларны белүләрен “Көйне таны!” уены аша тикшерде. Балалар бергәләп җырларны башкардылар. Бик теләп “Шалкан” һәм “Теремкәй” әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Кичә азагында китапханәче балаларны әкият китаплары белән таныштырып, китап укырга өндәде. Кичәдә катнашкан һәр бала тәмле призларга лаек булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)