21 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният йортында "Көзге уңышлар" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә көзге табигать турында шигырьләр укыдылар, яшелчә, җиләк-җимешләргә багышланган табышмакларга җаваплар таптылар, җырлар җырладылар. Кичә уңыш җыю эшләренә кагылышлы уен-ярыш элементлары белән үрелеп барды.




