Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә.

2017 елның 1 декабре, җомга

30 ноябрь көнне Сәйтәк авыл клубында “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә “Уйный-уйный үсәбез” исемле ял кичәсе булды. Бу кичә авыл клубы каршында эшләп килүче “Әни һәм бала” клубы программасы нигезендә уздырылды. Кичәдә балалар үзләренең әниләре белән катнаштылар. Кичә дәвамында алар бергәләшеп табышмаклар ярдәмендә рәсем ясадылар,  хәрәкәтле  түгәрәк уеннары уйнадылар. Бергә-бергә җырладылар, биеделәр. Барлык биремнәрне төгәл башкардылар, әнгәмәдә актив катнаштылар.  Балалар әниләренә үзләренең балалар бакчасында нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәрен күрсәттеләр. Ә инде әниләре, әбиләре белән бергә уйнагач, ул тагын да күңеллерәк булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International