13 март көнне Сәйтәк авыл клубында “Сиңа кайттым, авылым, әйләнеп” дип исемләнгән авылдашыбыз, һәвәскәр җырчы Иван Качаевны искә алу кичәсе булды. Кичәгә Иван Алексеевичның туганнары, дуслары, танышлары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары җыелды. Кичә башланыр алдыннан Менделеев шәһәренең Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре килгән кунакларны ,күргәзмә аша, районыбызның данлыклы керәшен вәкилләре белән таныштырдылар. Шулай ук кунаклар өчен Сәйтәк авылы “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә экскурсия оештырылды. Кичәне оештыручы һәм алып баручы клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. тамашачыларны Иван Алексеевичның тормыш биографиясе белән таныштырды. Төрле елларда төшкән фотосурәтләре экранда чагылыш тапты. Тамашачы хозурына Иван Качаевның аудиоязмалары яңгырады. Кичәнең мөхтәрәм кунаклары Галиева Л.Ф. һәм Узәкләштерелгән клублар системасы директоры Фархетдинова Р.С.-Иван Алексевичның мәдәният өлкәсендә алган уңышлары, ә ул гомер буе эшләгән Карпов исемендәге химия заводы вәкилләре аның хезмәт эшләнлеге белән таныштырдылар. Авылдашлары Тарасова З.С. һәм Семенова П.С. һәм авылдашыбыз, филология фәннәре кандидаты Костенко В.А. Иванның сабый чагы турындагы хәтирәләр белән уртаклаштылар. Иван Алексеевичның туганнары истәлекләр сөйләп, музей бүлмәсенә рәхмәт йөзеннән җырчы фотосурәтләреннән төзелгән фотоколлаж бүләк иттеләр. Бәзәкә җирлеге башлыгы Кашафетдинова И.И. килгән кунакларга һәм кичәне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Кичәнең бизәге - керәшен җыруы ансамбльләре: Менделеев шәһәре С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае “Туганайлар” , Тогай авылы “Тогай” һәм Сәйтәк авылы “Карендәшләр” ансамбле һәм җырчы кызчыгыбыз Сәйтәк авылы кызы Яна Шалаумова булды. Ясминур Галиевна кичәне тәмамлап: “Безнең хатирәләребез белән Иван Алексеевич әле бик күп еллар безнең арада яшәячәк”,- диде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)