Тойма авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

14 мартта Тойма авылында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә “Язгы ярдәмчелек атнасы” акциясе кысаларында авылдашларына хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәттеләр. Чарада өлкәннәр белән берлектә балалар да катнашты. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, физик мөмкинлеге чиклеләргә, олы яшьтәгеләргә су ташыдылар, кар чистарттылар, ишегалларында тәртип ясадылар. Авыл чишмәсе юлы кардан-боздан арындырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International