Гражданнарны кабул итү

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә гражданнарны кабул итү атналыгы булды. Гражданнарны кабул итү – бу  “турыдан-туры” үз проблемаларыңны сөйләү мөмкинлеге. Менделеевск халкы төрле сораулар белән  мөрәҗәгать итәләр , мәсәлән,  торак белән тәэмин итү, дарулар,  матди чаралар җитмәү һ. б. Кайчак  кешеләр  үзләренең тәкъдимнәре һәм идеяләре белән дә киләләр. Чираттагы кабул итү   көнендә шәһәр  халкы  Төньяк урамында күпфатирлы өйнең түбәсен ремонтлау  һәм Пастернак өе төзергә  ярдәм итү турында  мөрәҗәгать иттеләр. Һәр гражданның мөрәҗәгате игътибарсыз калмый, һәр проблема  өстендә эффектив эш үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International