Сишәмбе киңәшмәсе

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Менделеевск район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев  рәислегендә  предприятие, учреждение, оешмалар җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. Иң башта,  җитәкчебез Менделеевск муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы  рәисе вазифаларын башкаручы Наталья Антоновскаяны һәм Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп  Вячеслав Садыйковны тәкъдим итте. Район башлыгы “Татарстан Республикасында иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” республика бәйгесендә 1 нче урынны алган “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинованы диплом белән бүләкләде. Шәһәр һәм районда оператив хәл турында район буенча Россия ЭЭМ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы юстиция подполковнигы Риназ Локманов мәгълүмат бирде.                                                     Район вакыйгалары турында.  Район советы һәм Башкарма комитетның узган атнадагы эш йомгаклары һәм киләсе чорга бурычлар, районда санитар  җыештыру ике айлыгы турында башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары Роберт Искәндәров сөйләде.                                   2017 елда туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга үсеш перспективалары турында директор Елена Мещерякова чыгыш ясады.                                       МЧС бүлеге җитәкчесе Айдар Әхмәдуллин язгы ташу мәсьәләләре  турында мәгълүмат бирде.                                                      2018 нче елның икенче яртыеллыгына «Менделеевские новости», «Менделеевск Яналыклары» газеталарына язылу барышы турында ОАО «Татмедиа»  филиалының «Менделеевск»  мәгълүмати үзәк директоры Джулия Искәндәрова хәбәр итте. 2017нче ел өчен МКД да җылылык бирү буенча яңадан исәпләү турында ООО «Газпром теплоэнерго Казань» ның «Менделеевск» филиалы директоры Альберт Ахметгалиев җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International