Менделеевск ветераннар хоры беренче урынны алды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

“Җиңү язы” хор музыкасы фестивалендә Менделеевск ветераннар хоры беренче урынны алды. Алабугада  III Региональ “Җиңү язы” хор музыкасы фестивале Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде. 12 коллектив үз программаларын тәкъдим иттеләр: Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга, шәһәр тибындагы поселеклар- Балык Бистәсе һәм Урыссу (Ютазы районы), ә шулай ук Нижнетроицк һәм Башкортстан республикасының Туймазы шәһәрләреннән.

Шунысы сөенечле, фестивальнең инициаторы Алабуга шәһәренең ветераннархалык хоры “Гвоздика”(җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Исакова) һәм бу фестиваль масштабларын киңәйтә бара, бу елны анда Башкортстаннан да коллективлар катнашты.

Менделеевск ветераннары халык хоры (җитәкчесе К.Г.Галләмова, аккомпаниатор Прокофьев М.С.) 1 Дәрәҗәдәге лауреат Дипломы белән бүләкләнде.

Ветераннар хорында катнашучыларга сәламәтлек һәм алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International